Әлки районы: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте
Яңалыклар

Әлки районы: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә республикада 31 декабрь рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.

Ә  28 декабрь – шимбә – эш көне булачак. Бу атна башында республика җитәкчесе, татарстанлыларның күп санлы  мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, социаль челтәрләрдә 28 декабрь ялын елның соңгы көненә күчерү турында тавыш бирергә чакырган иде.


Нет комментариев