Бүген, 16 февральдә, 1.30 сәгатьтә Түбән Кәчи авылында янгын чыга.
Мәктәп урамында урнашкан торак йорт янып көлгә әйләнә.
–Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга чыгып утка чик куйды. Ялкынга янәшәдәге корылмаларга, йортларга күчәргә ирек бирелмәде. Сөенечкә, янгында кешеләр дә зыян күрмәде. Хәзер ут чыгуның сәбәпләрен ачыклыйбыз,– диде безгә дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов.
Нет комментариев