Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә Спас табигый питомниктан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары Любовь Мурзак һәм Александр Камаев килделәр.
Максатлары уку йорты коллективы өчен бик күңелле – кош оялары һәм җимлекләр ясауда актив катнашкан укучыларны билгеләп үтү. Андый гимназистлар күп икән биредә – кече һәм урта сыйныф укучылары әтиләре ярдәме белән, өлкәннәре мөстәкыйль рәвештә бик матур оялар ясаганнар.
Аларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшыргач, Любовь Мурзак укытучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:
–Хөрмәтле педагоглар, сез үз эшегезнең чын осталары, чөнки балаларга экологик тәрбия бирүне бик яхшы оештырасыз. Укучыларыгыз да шундый акыллы, уңганнар. Безнең башлангычларны күтәреп аласыз, рәхмәт барыгызга да.
Нет комментариев