Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы урманчылары халыкка сату өчен 500 дән артык Яңа ел чыршысы әзерләгәннәр

Кар булмаса да, Яңа елны көтү, бәйрәм алды кәефе күңелләрне көннән-көн ныграк били.

Урамнарда, оешмалар каршында бәйрәмнең алыштыргысыз атрибуты – бизәлгән яшел чыршылар пәйда булды. Күпләр  өйгә чыршы алу турында да кайгырта башлагандыр. Урман хуҗалыгы инде чыршыларны сатуга кереште. Ылыслы агачларны әлегә алар үз территорияләреннән җибәрделәр. Бу атнада инде чыршы базарлары да эшли башлаячак.

Район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, Яңа ел агачларына бәяләр узган елдагыча кала, 150-200 сумнан башлана. Урман гүзәлләрен район үзәгендә генә түгел, Юхмачы, Сушка, Чуаш Борнае участок лесничестволарында да сатып алырга була.

Бәйрәм өчен чыршы-наратларны Базарлы Матак питомнигындагы Яңа ел агачлары плантациясеннән кисәләр.  Өйләребездә бәйрәм рухы тудыручы ылыслыларны 6-7 ел үстерәсе икән.

“Бездә һәр елны 500 тирәсе чыршы-нарат сатыла. Быел да сатуда хуш исле урман гүзәлләре җитәрлек булачак”,–ди Илсур Зәйнуллин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев