Әлки районы урманнарында бу көннәрдә кем нәрсә җыя
Яңалыклар

Әлки районы урманнарында бу көннәрдә кем нәрсә җыя

Әлки урманчылыгы осталары ылыслы агачлар орлыклары җыюга керештеләр.

План буенча 15 кг орлык җыеп тапшырырга кирәк аларга. Ансат эш түгел, чөнки 1 тонна күркәдән күп булса 12 кг орлык алып була икән бит. Ә чыршы я нарат күркәсе бик озак – 18 ай өлгерә, диләр белгечләр.

Урман осталары күркәләрне Кара елга, Юхмачы урманчылыклары биләмәләрендәге өлгереп бетмәгән 40-60 яшьлек агачлардан җыялар. Мондый яшьтә чыршы-наратларның түбәнге ботаклары әле шәрәләнмәгән, “җимешен” җыярга ансатрак була.


Нет комментариев