Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Салман авылында  40 ел доктор булып эшләгән, бер ел элек вафат булган Әнвәр Кәтиевне хөрмәтләп искә алдылар

​​​​​​​Көзнең озын һәм матур бер кичендә Яңа Салман мәдәният йортында авылыбыз докторы, бер ел элек вафат булган Әнвәр Кәтиев истәлегенә кичә үткәрелде.

 

Ерак Баулы районында туса да, Әнвәр Мөгамбәр улының гомеренең күп өлеше Әлки җирендә, Яңа Салман авылында үтте. Ул безгә 1977 елда эшкә килгән иде. 40 ел авыл участок хастаханәсе баш табибы, гомумпрактика табибы булып эшләү дәверендә ул югары профессиональ осталыкка ия, үз хезмәтен яратып, намус белән башкаручы доктор булып танылды. Кешеләр сәламәтлеген саклауга зур җаваплылык белән карый торган табиб һәм абруйлы җитәкче иде ул. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, авыру янына бик тиз килеп җитә иде.

Әнвәр Мөгамбәр улы кеше күңеленә шифа бирүче доктор булды. Ул гаҗәеп талантлы баянчы иде, бик күп концертларда катнашып, тамашачыларга ял һәм ләззәтле минутлар бүләк итте. Күп санлы фестивальләр, “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгеләре аның катнашыннан башка узмады.

Докторыбызның медицина хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә катнашып, “Елның иң яхшы табибы” исеменә лаек булуы һәм автомобиль белән бүләкләнүе безнең өчен дә шатлык һәм горурлык иде. Әнвәр Кәтиевнең күпьеллык фидакарь хезмәте “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем белән бәяләнде.

Истәлек кичәсен оештырган яшь һәм тырыш авылдашыбыз Сиринә Задаева Әнвәр аганың бөтен тормыш юлын видеороликта күрсәтте.

Яшьлек елларында шәфкать туташы, аннан соң озак еллар Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Зөләйха Мәхмүтова доктор Кәтиев турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

– Әнвәр Мөгамбәр улы белән бергә  медицина хезмәткәре һәм җитәкче буларак иңне-иңгә куеп халыкка хезмәт иттек,–диде ул һәм якташыбыз Ирек Билаловның Әнвәр Кәтиевкә багышлап язган шигырен укыды. Ул шулай ук район мәдәният йортында Әнвәр аганың 60 яшьлек юбилее уңаннан бик матур бенефисы узуын да искә алды.

Әлбәттә, кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Авылыбызның сәләтле җырчылары Фәния Сибагатуллина, Зөлфия Мингалиева, Рамил Галиуллин, “Рябинушка” ансамбле чыгышлары халык күңеленә хуш килде. Базарлы Матактан баянчы Марс Ибраһимов һәм  оныгы Элинаның җырлары кичәбезне тагын да бизәде.

Авыл халкы арабыздан иртәрәк китеп барган докторыбыз Әнвәр Кәтиевне якты хисләр белән искә алды, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Халыкка намуслы хезмәт иткән, үзеннән соң якты эз һәм күркәм истәлекләр калдырган шәхесләребезне онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев