Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте хәбәрләре

.

Хәйрия акцияләрендә актив катнашучы Гөлләрия Садыйк кызы Әхмәтова Әлки районының Иске  Салман авылында туган. Алар әти-әниләре кочагында 7 бала тәрбияләнеп үсәләр. Әтисе Минсадыйк ага Бөек Ватан сугышы ветераны.  Гөлләрия ханым Сәүдә институтын тәмамлаган, икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Ике улы да икътисадчы.  Инде оныклары да тормышларын матурайта. Барысы да Тольяттида гомер итә. Аларның тамырлары танылган сәүдәгәр Аитовалар нәселенә барып тоташа. Бүгенге көндә ата-бабалары сызган юлны дәвам итәләр. Барысы да диярлек  эшкуарлык юнәлешен үз иткән. Рәмзия Әхмәтова, Рафаэль Салихов, Реналь Салихов,Айрат Миндубаев,Фәридә Миндубаева,Илья Храменков республика күләмендә оештырыла торган Хәйрия эшләрендә актив катнашырга тырышалар. Айрат Миндубаевның Алабугада  транспорт компаниясе бар. Бәйрәм көннәрендә өлкән яшьтәгеләр өчен бушка хезмәт күрсәткәнлеге мәгълүм. Фәридә Миндубаева  берничә шәһәрдә чәчәк кибетләре ачкан.  Шулай ук, үзләренең төзелеш компанияләрен булдырган эшкуарлар да бар. Әйтик, Реналь Салихов Сочида  Олимпиада объектларын төзүдә катнашкан. Лилия Ульбаева Тольятти шәһәрендә экология юнәлешен эшли. АларТольяттидә  татарның үрнәк буын вәкилләре буларак танылган. Һәрберсе үз вакытында югары белем алган.
Тагын шунысы хак: бу нәсел агачын барласак, башка өлкәләрдә абруй казанган зыялыларны күрергә мөмкин. Әйтик, танылган рәссам Ренат Әхмәтов та бу нәселдән. Ул Гөлләрия ханымның абыйсы Хәмәтлатыйф аганың  улы.
Байдарка, чаңгы спортлары буенча чемпион, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ибраһим Минсафин исә Гөлләрия ханымның әтисенең бертуганы.
Профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаппарова да әлеге нәселдән. Кайсы гына өлкәне алсак та, Әхмәтовларның, Салиховаларның тырышлыгын, уңганлыгын, булганлыгын күрергә мөмкин. Бу нәсел горурланырлык шәхесләр тәрбияләгән.     
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендәге Сәүдәгәрләр, Эшкуарлар агачына аларның исемнәре язылып куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев