Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балаларына Татарстан Дәүләт Советы депутаты бадминтон инвентаре бүләк итте

Базарлы Матак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка бадминтон уены өчен спорт инвентаре алуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге мәктәп укучылары соңгы вакытта бадминтонда шактый уңышларга ирешәләр, республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Билгеле, осталыкны чарлау, ярышларга әзерләнү өчен яхшы матди база кирәк....

Базарлы Матак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка бадминтон уены өчен спорт инвентаре алуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Әлеге мәктәп укучылары соңгы вакытта бадминтонда шактый уңышларга ирешәләр, республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Билгеле, осталыкны чарлау, ярышларга әзерләнү өчен яхшы матди база кирәк. Якташ депутатыбыз бу гозерне игътибарсыз калдырмады. Озак та тормастан спорт инвентареның беренче партиясе мәктәпкә кайтарылды. Ә бу көннәрдә тренер Максим Муштаковка Фоат Вәлиев исеменнән тагын 40 бадминтон ракеткасы һәм 50 волан җыелмасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев