Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: футбол уеннары вакытында корал әйләнеше тыела

Россия Федерациясендә, шул исәптән Казанда халыкара футбол ассоцияциясенең Конфедеранцияләр Кубогына ярышлар үткәрелү сәбәпле

1 июньнән 12 июльгә кадәр Татарстан территориясендә утлы корал һәм аңа патроннар әйләнеше тыела.

Бу чикләү кораллардан күргәзмә ясауга, спортның ату төрләре буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашу белән бәйле рәвештә файдалануга, дәүләт тарафыннан йөкләнгән гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен, милекне, табигатьне, кыйммәтле һәм куркыныч йөкләрне, махсус корреспонденцияне саклау белән бәйле бурычларны үтәгәндә юридик затлар тарафыннан корал куллануга кагылмый.

Россия Президенты Указы белән кертелгән бу тыюны бозучылар административ җавапка тартылачак. Аларга 1 мең сумнан 5 мең сумгача штраф салырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев