Район социаль яклау бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды.
Казаннан килгән "Проградстрой" оешмасы төзүчеләре ике катлы бинаның түбәсен алыштыруга керештеләр. Бу максатта республикадан 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Тора-бара төзекләндерү эшләре өчен тагын бер миллион 200 мең сум средство бирү мәсьәләсе карала. Әлеге акчага бинаның эчке ягы ремонтланачак. Бер уңайдан тәрәзәләрен алыштыру да планлаштырыла.
Хәтерлисездер, әлеге бина быел 6 июльдә районда булган көчле яңгыр һәм җил-давыл вакытында зур зыян күргән иде



Нет комментариев