Зәйдә узган "Авыл яшьләре" республика җәйге спорт уеннары финалында безнекеләрнең дә уңышлары бар.
43 район арасында Әлки командасы 20 нче урынга чыккан. Ә менә Эльвира Латыйпова һәм Айрат Зыятдинов мас-рестлинг бәйгесендә (таяк тартышу) беренче һәм икенче урыннарны яулаганнар. Семен Юманов 1500 һәм 3000 метрга йөгерүдә - өченче, Илназ Гыйматдинов милли көрәштә һәм Илназ Мәрдиев билбау көрәшендә дүртенче урыннарны алганнар.
Нет комментариев