22 июньдә Базарлы Матакта яшәүче ир-ат исерек көе автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган.
Көпә-көндез булган бу хәл. Үзен һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куйган салмыш йөртүчего карата беркетмә төзелгән. Хәзер аның эше судта: аны 1,5-2 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту каралачак.
Нет комментариев