Үргәгар авылының социаль хезмәткәре Лилия Сибгатуллина үз карамагындагы әбиләрнең идән асларындагы бәрәңге, яшелчәләрен язгы сулар төшеп бозмасын өчен коры урыннарга чыгарып куйган, йортларында су юллары ачкан.
Лилия өлкән яшьтәге 8 авылдашына хезмәт күрсәтә. Аны бик яраталар, чөнки ул минем вазыйфам түгел, дип тормый, әбиләрнең өйләрен дә җыештыра, кар да көри, утын да яра, тәмле коймак та пешереп ашата. Ә бу көннәрдә тагын бер язгы мәшәкатьләрен үтәргә әзерләнә - әбиләр хуҗалыкларындагы сарыкларының йонын кыркасы бар бит.
Нет комментариев