Район суд приставлары бүлегенә быел төрле бурычлар буенча 3800 эш кергән.
Ел дәвамында әлкилеләрнең салымнар, коммуналь һәм страхование түләүләре, кредитлар, штрафлар, алиментлар буенча 141 миллион 800 мең сум әҗәтләре җыелган. Суд приставлары әлеге бурычларның 84 миллион 830 мең сумын түләтүгә ирешкән. (взыскано). Бу хакта районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина хәбәр итте.
Нет комментариев