Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: туры юл өчен күпер төзиләр

Сихтермә-Хузангай белән Яңа Сихтермә авыллары арасында күтәртелгән юл төзелеше ахырына якынлашып килә. Әлеге юл Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән салына. "Алексеевскдорстрой" егетләре күтәртелгән юлның өч километрдан артыгын төзеделәр инде. Бу эш өчен куәтле скреперлар 51 мең тонна балчык ташыган. Юл полотносы Сихтермә-Хузангайга килеп җитәргә берничә йөз метр гына ара калып...

Сихтермә-Хузангай белән Яңа Сихтермә авыллары арасында күтәртелгән юл төзелеше ахырына якынлашып килә.

Әлеге юл Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән салына. "Алексеевскдорстрой" егетләре күтәртелгән юлның өч километрдан артыгын төзеделәр инде. Бу эш өчен куәтле скреперлар 51 мең тонна балчык ташыган. Юл полотносы Сихтермә-Хузангайга килеп җитәргә берничә йөз метр гына ара калып бара.

Бу көннәрдә юл төзүчеләр инеш аша күпер салу белән шөгыльләнәләр. Күпер өчен тимер-бетоннан эшләнгән квадрат формалы зур суүткәргечләр урнаштырылачак. Бетоннан әлеге суүткәргечләрнең нигезе ясалды. Суүткәргечләр салынгач, балчыктан биеклеге 11 метр, озынлыгы 24 метрлы полотно күтәртеләчәк. Юл төзүчеләр аны ком һәм вак таш түшәп катоклар белән тыгызлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев