Әлки районы вәкилләре үткән шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсенә ярминкәгә 1 миллион 300 мең сумлык товар алып барды
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре үткән шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсенә ярминкәгә 1 миллион 300 мең сумлык товар алып барды

Үткән шимбәдә әлкилеләр Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты.

Ун авыл җирлеге, "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай" ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук фермерлар, шәхси хуҗалык тотучылар башкалага 1 миллион 300 мең сумлык товар төяп бардылар. Шәһәр халкына сөт ризыклары, ит, яшелчәләр, ярмалар һәм башка авыл нигъмәтләре тәкъдим ителде. Әлки товарларын казанлылар һәрчак яратып ала. Бу юлы бәрәңге һәм сөт аеруча күп сатылган.


Нет комментариев