Яңалыклар

Әлки районы: яшь йөзүчеләребезнең беренче уңышлары

"Ләйсән" йөзү бассейнында шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар командасы Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Әлеге зур бәйгедә Ильвира Шәйхетдинова йөзү буенча беренче үсмерләр разряды нормативын үтәүгә ирешә. Ә Булат Низамов, Диләрә Нуруллина, Айгөл Фәсахова, Илүзә Хәйруллина, Илүзә Вафина - икенче, Айгөл Хисмәтуллина өченче үсмерләр разряды нормативларын үтәгәннәр.

Яшь йөзүчеләр тренерлар Эльвира Шәйхетдинова һәм Александр Георгадзе җитәкчелегендә күнегүләр алалар.


Нет комментариев