Әлки районында автотранспорт чараларын теркәү туктатыла
Яңалыклар

Әлки районында автотранспорт чараларын теркәү туктатыла

12 апрельдән 15 майга чаклы районда авто-мототранспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү техник сәбәпләр аркасында туктатыла.

Шуңа күрә транспорт чараларын теркәү өчен хәзер ЮХИДИнең Чистайдагы теркәү подразделениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның адресы: Чистай, Курченко ур., 1А йорт (сишәмбе-шимбә).

Мөрәҗәгать иткәндә подразделение сайлап РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша заявка бирү сорала. Болай эшләгәндә 30 процент ташлама каралган. Үзең белән паспорт, СНИЛС, ИНН, ПТС, транспорт чарасын сату-алу килешүе, иминиятләштерү полисы алып килергә кирәк.


Нет комментариев