Аларның балаларына 6 миллион сумга якын әҗәтләре бар.
Ул-кызларына тиеш булган акчаларны (на содержание) түләп торудан тайчанучы бу бәндәләрнең 20 се - хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.
Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлыларның 34 енә карата материаллар, алимент күчереп тору өчен, аларның керем алу (эш хакы, пенсия һ.б.) урынына юлланган. Ә 29 кешенең кайда яшәве билгеле түгел, алар эзләүдә. Усалларча алимент түләмәүчеләр, ягъни бурычларын үтәүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел инде шундый бер әлкилегә карата материаллар судка юлланган.
Нет комментариев