Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чебеш-бәбкә алучыларга акчасын кире кайтаралар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тиешле документларны туплап бетергәннәр генә әле. Субсидия билгеләүнең шартлары мондый: чебеш һәм бәбкәләр 1 гыйнвардан 30 майга чаклы сатып алынган һәм алар бер айлыктан зур булмаска тиеш. Субсидияне кош "балаларын" күп итеп, 50-100 баш алганнарга гына бирәчәкләр. Каз, күркә бәбкәләренең һәр башы өчен 100 әр сум, үрдәк бәбкәсенә 80 сум, чебешкә 30 сум акча кайтарып алырга була.

Шулай ук идарә өч яшьтән өлкәнрәк бияләргә азык сатып алган өчен 3 мең сумны, сыерларга ветеринария хезмәтләре хакын түләүчеләргә 300 сумны субсидия рәвешендә кайтару өчен документлар җыюга керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев