Шундый исем астында соңгы көннәрдә авыл клубларында наркотиклар куллануга каршы акция үткәрелә.
Район яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре белән берлектә әлеге чаралар яңарак кына Иске Кората, Югары Әлки, Юхмачы, Чиябаш авылларында узды. Анда яшьләр белән шашка, шахмат уеннары, өстәл теннисы буенча ярышлар үткән, район үзешчәннәре башкаруында җырлы-биюле концерт булган.
Ял кичәләре барышында наркотик матдәләр куллануның зыяны турында сөйләшкәннәр.
.jpg)
Нет комментариев