Әлки районында пляж волейболы җиңүчеләре ачыкланды
Яңалыклар

Әлки районында пляж волейболы җиңүчеләре ачыкланды

"Алинә" универсаль спорт залы янында пляж волейболы буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды.

Көне буе барган бәйгедә хатын-кызлар арасында Алпар җирлеге командасы җиңүче булды. Иске Камка, Базарлы Матак җирлекләре волейболчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Ир-атлар арасындагы бәйгедә җиңү лаеклы төстә Базарлы Матак командасына бирелде. Икенче урында - Иске Чаллы, өченче - Иске Алпар җирлекләре волейболчылары.


Нет комментариев