Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында йөзү бассейны эшли башлый

Төзекләндерү эшләре башкарылган "Ләйсән" йөзү бассейны киләсе атнада эшли башлый.

Җәй айларында бассейнда ремонт, өстәмә җиһазлау эшләре алып барылды. Бассейн савытыннан су саркып тора иде - белгечләр килеп шуны төзәткәннәр. Хәвефсезлек җәһәтеннән бассейн читенә баскычлар куеп чыкканнар. Шулай ук җилләткеч юлларын ясаганнар, суны чиста тоту һәм зарарсызландыру системасын камилләштергәннәр.

Инде бассейн савытына су тутырылган. Тиздән бинага табигый газ тоташтырылачак. Аннан инде җәй буе сагындырган бассейнга йөри башларга да була.

"Ләйсән"нең җитәкчесе Айтуган Вафин әйткәнчә, быел да коенган өчен бәяләр үзгәрми. Бассейнда бер сәгать йөзү - 100 сум, пенсионерларга - 50 сум. Абонемент сатып алганда бәя тагын да арзанга чыга. Эшләүчеләр өчен бассейнда 12 тапкыр коену абонементы 1000 сум, пенсионерларга - 500 сум.

Бассейнга йөрү өчен сәламәтлек турында медицина белешмәсе булу зарур. Шулай ук коену өчен баш киеме, сөлге, алмаш аяк киеме, юыну өчен гигиена әсбаплары алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев