Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына хәйриячеләр ике инвалид коляскасы бүләк итте

Казандагы "Картлык-шатлык" иҗтимагый оешмасы һәм Казан Епархиясенең яшьләр бүлеге өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына хәйрия ярдәме күрсәтеп торалар.

Быел язын алар Юхмачы авылындагы интернатта булып, хәйрия концерты күрсәткәннәр, өлкәннәр һәм инвалидларның һәркайсына бүләкләр өләшкәннәр иде. Биредәге авырлык белән хәрәкәтләнүчеләр өчен коляскалар һәм кайбер урын-җир әйберләре кирәк булуын белгәч, Епархиянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин ярдәм күрсәтергә ышандыра. Һәм менә шушы көннәрдә инвалидлар өчен ике коляска һәм урын-җир әйберләре интернатка кайтып та җитте. Биредә тәрбияләнүчеләр аларны хәзер кинәнеп файдаланалар һәм ярдәм кулы сузган миһербанлы кешеләргә рәхмәт әйтеп туймыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев