Юхмачы авылыннан Галина Данилина компьютерда эшләү буенча пенсионерлар арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчесе булды.
Әлеге бәйгенең финалы 18 апрельдә Казанда узды. Анда 60 тан артык пенсионер катнашты. Районыбыз данын Галина Данилина яклады. Ул, бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, "Шәхси беренчелек" һәм "РФ Дәүләт хезмәтләре порталын файдаланып эшләү" номинацияләрендә икенче урыннарны алды.
Нет комментариев