Әлки районының Чуаш Борнае авылында каты түшәмәле юл төзелә
859
0
Чуаш Борнаеның үзәк урамында каты түшәмәле юл салына. "Алексеевскдорстрой" ААҖ район участогы эшчеләре 1450 метр озынлыктагы әлеге юлны озакка сузмыйча төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә Урта Биктимер авылы аша узучы автотрассаның юл полотносын реконструкцияләү эшләре инде төгәлләнде диярлек. Биредә хәзер су агу лотоклары урнаштыралар. Шушы арада асфальт-бетонның өске катламы да түшәләчәк....
Чуаш Борнаеның үзәк урамында каты түшәмәле юл салына.
"Алексеевскдорстрой" ААҖ район участогы эшчеләре 1450 метр озынлыктагы әлеге юлны озакка сузмыйча төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә Урта Биктимер авылы аша узучы автотрассаның юл полотносын реконструкцияләү эшләре инде төгәлләнде диярлек. Биредә хәзер су агу лотоклары урнаштыралар. Шушы арада асфальт-бетонның өске катламы да түшәләчәк. Район үзәгендәге Үзәк Усадьба урамының 1300 метрлы өлеше шулай ук асфальтлау өчен әзерләнгән. Түбән Әлки авылы янындагы трассада юлдагы чокыр-чакырларны тигезлиләр. Участок эшчеләре моточалгылар белән юл кырыйларындагы үләннәрне дә чабалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев