Чуаш Шәпкәсе мәктәбе спорт залының идәннәре бик нык искергән, шуңа күрә авыл яшьләре берләшеп ремонт ясарга булганнар.
Төзелеш материалларын "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов бүлеп биргән. Инде идән такталары алыштырылган, такталар кипкәнне көтеп, аларны буйыйсы гына калган. Шул ук яшьләр бу залда көн дә диярлек спорт белән шөгыльләнә.
фото: яндекс
Нет комментариев