Районда балалар арасында су спортын популярлаштырулары, командалар белән республика, Россия күләмендә су полосы ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары өчен "Ләйсән"йөзү бассейны тренерлары Александр Георгадзене һәм Эльвира Шәйхетдинованы район башлыгы Александр Никошин Мактау (Почет) грамотасы белән бүләкләде. Тренерлар да буш кул белән килмәгәннәр - район башлыгына алар командалар әгъзалары имза салган су...
Районда балалар арасында су спортын популярлаштырулары, командалар белән республика, Россия күләмендә су полосы ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары өчен "Ләйсән"йөзү бассейны тренерлары Александр Георгадзене һәм Эльвира Шәйхетдинованы район башлыгы Александр Никошин Мактау (Почет) грамотасы белән бүләкләде.
Тренерлар да буш кул белән килмәгәннәр - район башлыгына алар командалар әгъзалары имза салган су полосы тубын бүләк иттеләр. Александр Никошин әлеге тупны район музеена тапшырды.

Нет комментариев