Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының туган якны өйрәнү музее космонавтика экспозицияләре белән дан тота

С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда балаларны һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр. Мәктәп укучылары музейда еш була. Алар бигрәк тә космонавтика залын озаклап тамаша кылалар. Соңгы вакытта музей хезмәткәрләре сугышчы-әфганчылар белән очрашу, күренекле татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, якташыбыз әдип Фатих Сәйфи-Казанлы иҗатларына багышланган тематик...

С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда балаларны һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр.

Мәктәп укучылары музейда еш була. Алар бигрәк тә космонавтика залын озаклап тамаша кылалар.

Соңгы вакытта музей хезмәткәрләре сугышчы-әфганчылар белән очрашу, күренекле татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, якташыбыз әдип Фатих Сәйфи-Казанлы иҗатларына багышланган тематик кичәләр үткәрделәр. Әлеге чаралар район китапханәсе һәм мәдният йорты катнашында оештырылды. Анда район үзәге мәктәпләрендә укучы балалар чакырылды.

Үткән атнада музейда "Элита Татарстана" журналы хәбәрчеләре булып китте. Алар космонавтика белән бәйле экспозицияләр белән кызыксынып таныштылар. Журнал редакторы Вячеслав Карпов басманың апрель санында музей хакында күләмле материал дөнья күрәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев