"Узган елның ноябрь аеннан Яңа Салман табиблык амбулаториясе белгечсез калды.
Безгә хәзер кем медицина ярдәме күрсәтер, авылыбызга яңа табиб кайчан билгеләнер?"- Салман авылында яшәүчеләр әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр иде.
Хатта куелган сорауга Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина болай җавап бирде:
-2017 елның 20 ноябреннән Яңа Салман участогында яшәүче халыкка медицина хезмәте күрсәтү табиб Румия Шәйхетдиновага йөкләнде. Ул атнага бер тапкыр - җомга көнне Яңа Салман табиблык амбулаториясенә барып, ә бүтән көннәрдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында авыруларны кабул итә.
Базарлы Матакның 5 нче участогы участок терапевты Румия Шәйхетдинова район үзәгендәге үзенә беркетелгән урамнардагы, шулай ук Түбән Әлки, Югары Әлки һәм Урта Биктимер авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә.
Нет комментариев