Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә

Кипкән үләнгә ут төрткән өчен быел инде районда ике кешегә штраф салынган

 

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, 10 апрельдән 17 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, махсус режим чорында торак пунктларда, балалар савыктыру лагерьларында, торфлы участокларда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук ачык утта (учакларда, мангалларда) азык әзерләү, пиротехника эшләнмәләре куллану тыела.

Янгынга каршы махсус режим вакытында  ачык ут кабызган яисә кипкән үләннәргә ут төрткән өчен штрафлар ике мәртәбә арттырыла. Кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат хасил итмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган.

Былтыр районда корыган үлән, чүп-чар яндырган өчен 10 кеше административ җаваплылыкка тартылган, алардан 20 мең сум штраф түләтелгән. Шулай ук 3 вазыйфаи зат 45 мең сум штрафка тартылган.

“Быел да инде коры һава урнашу белән кипкән үләннәрне яндыру очраклары күзәтелә башлады. Узган елдан калган үләнгә ут төрткән  өчен бер вазыйфаи заттан – 6 мең сум һәм бер гражданиннан 2 мең сум штраф түләтелде,–ди Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев