Әлки районында 2 октябрьдә Бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә
2059
0
2 октябрьдә бөтен республика күләмендә Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Чара 8.00 дән 15.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Районыбызда халыкны кабул итү район хакимияте бинасының 1 нче катында оештырыла. Адресы: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 58.
8.00-9.30 сәгатьләрдә кешеләрне Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, 9.30-11.00 сәгатьләрдә – суд приставы Ольга Самарина, 11.00-12.30 сәгатьләрдә - нотариус Лилия Казанбаева, 12.30-14.00 сәгатьләрдә – БТИ нең Әлки подразделениесе җитәкчесе Василий Искаков, 14.00-15.30 сәгатьләрдә – адвокат Шамил Хәйруллин кабул итәчәк.
Бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев