Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында 874 кеше татарча диктант язды

“Татарча диктанкт – 2020” Бөтендөнья акциясенә әлкилеләр дә бик теләп кушылды.

26 сентябрьдә узган бу белем акциясендә 874 кеше катнашты. Диктант мәйданчыклары мәктәпләрдә оештырылды. Туган телне ни дәрәҗәдә белүләрен сынау теләге белән бу көнне мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар парта артына утырды. Иң зур мәйданчыкларның берсе Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә булды. Биредә татарча диктантны 78 укучы, 23 укытучы һәм 53 әти-әни яздылар. Диктант өчен Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” әсәреннән өзек алынган иде. Акциянең нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев