Базарлы Матакта яшәүчеләрне нинди яңалыклар көтә?
Базарлы Матак авыл җирлеге җыенында район һәм җирлек башлыгы Александр Никошин агымдагы елда район үзәгендә ниләр эшләнәчәге турында сөйләп үтте.
-Филиппов урамында 12 фатирлы өй төзү, аның 8 фатиры медицина хезмәткәрләренә биреләчәк.
-Чаңгы базасы янәшәсендә сквер төзү (14,8 миллион сум). Перспективада спорт мәйданчыклары, велосипед юллары, роликларда йөрүчеләр өчен экстрим-парк булдыру. Территория озынлыгы 1,6 км.
-Базарлы Матак урта мәктәбендә ризык әзерләү блогын ремонтлау, җиһазландыру (10 миллион сум).
-Җәяүлеләр юллары төзү.
-“Безнең ишегалды” программасы буенча Базар һәм Төзүчеләр урамнарындагы күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү.
-Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә цифрлы һәм гуманитар юнәлешле “Үсеш ноктасы” укыту үзәге ачу.
-С.Лисенков исемендәге музейны реконструкцияләү проектын эшләтү (3,2 миллион сум).
-Көньяк урамында яңа су башнясы кую.
-Лисенков, Совет, Көнчыгыш, Шоңкар, Филиппов, Көнбатыш, Тимирязев, Базар, Сөләйманов урамнарында юлларны төзекләндерү.
-“Ромашка” һәм “Каенкай” балалар бакчалары янәшәсендә автомобильләр кую өчен мәйданчыклар төзү.
-Авылның төньяк өлешендә 50 йорт салу өчен коммуникацияләр үткәрү (газ, электр, су).
Нет комментариев