Әлки районында Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан викторина оештырылды
Яңалыклар

Әлки районында Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан викторина оештырылды

.

6 июньдә бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан Чуаш Кичүе мәктәбе каршында эшләүче лагерьдә ял итүче балалар авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Резеда Борһанова аларның шагыйрь иҗатын, тормыш юлын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен викторина оештырды. Укучылар Александр Пушкин әсәрләре, шигырьләре басылган китапларны укырга алдылар.


Нет комментариев