Әлки районында балтачы осталыгы буенча мастер-класс узды
Яңалыклар

Әлки районында балтачы осталыгы буенча мастер-класс узды

Хузангай авылында музейда өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында борынгы җиһазларны төзекләндерү буенча мастер-класс узды.

Чуаш халык шагыйре Петр Хузангай музеенда авылның өлкән буын вәкилләре борынгы агач түшәкне реставрацияләү һәм әби-бабайлар өчен "Тормыш көзе җылы булсын"дигән яңа агач эскәмия ясау буенча яшь кешеләр белән тәҗрибә уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре һәм авыл халкы столяр һәм балта осталыгы серләрен күрсәтте.


Нет комментариев