Район үзәгендәге күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча кайбер әзерлек эшләре башланган инде.
Базарлы Матак башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, йортларның иске котельняларын сүтеп алганнар, чүп үләндәй азган өрәңгеләрне кисеп, мәйданнарны чистартканнар.
Тиздән бу өйләрнең ишегалларында электр үткәрү, тротуарлар ясау, балалар өчен уен мәйданчыклары, ял урыннары булдыру эшләре башланыр.
Нет комментариев