Районда бүген “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 57 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст. 12.2 ч.1– номерлары укылмый торган, стандарт булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 3 очрак;
Ст.12.37 ч.1 – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 3 очрак;
Ст. 12.37 ч.2 – ОСАГО полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 1 очрак;
Ст. 20.25 ч.1 – штрафны билгеләнгән срокта түләмәү – 3 очрак.
Нет комментариев