Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында битлек режимын үтәүгә контроль көчәйтелде

Республикада битлек режимын үтәүгә контроль көчәйтелде.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу хакта район эчке эшләр булекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин басым ясап әйтте.

Аның сүзләренчә, хокук тәртибе сакчылары сәүдә объектларында  Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тикшерү буенча даими рейдлар үткәрәләр. Кызганыч, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә җавапсыз караучылар очрап тора.  Мондый бозу фактлары бигрәк тә челтәр кибетләрендә күзәтелә икән. Ә бит битлек режимы үзебезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Һәм аны үтәмәгән өчен штраф санкцияләре каралган.

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, кискен вируслы респиратор инфекцияләр арткан чорда битлектән йөрү аеруча мөһим. Битлектән булмауны һәм аны дөрес кимәүне берни белән дә аклап булмый.

Саулык – иң кадерле байлыгыбыз. Үзебезне куркыныч астына куймас өчен элементар саклык кагыйдәләрен төгәл үтик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев