Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында борчак җыю тәмамланды

Узган атнада «Восток Зернопродукт» җәмгыятендә кузаклы культураның соңгы гектарларын суктырдылар.

Район буенча барлыгы 3362 гектардан борчак җыелган, 8383 тонна уңыш суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 25 центнерга якын тәшкил иткән. Кузаклы культураны беренче булып «Хузангай» җәмгыяте җыеп алган, 2516 гектардан 6793 тонна борчак суктырылган.

Бөртеклеләрне урып-җыю һәм уҗымнарны чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә 22461 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык мәйданның 66 процентын тәшкил итә, уңдырышлылык - гектарыннан 36,7 центнер. Планда – 23606 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү, план үтәлеше бүгенгә 18,5 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев