Әлки районында булган автомобиль авариясендә бала зыян күргән
Яңалыклар

Әлки районында булган автомобиль авариясендә бала зыян күргән

​​​​​​​23 февральдә 13.20 сәгатьтә Базарлы Матак-Югары Колок автоюлының 40 нчы чакрымында (район үзәгендәге элеватор тирәсендә) авария була.

 

Алексеевск ягыннан килүче Лада Гранта автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәсен боза – алда баручы транспорт чарасына кадәр хәвефсез дистанцияне сакламый. Нәтиҗәдә җиңел машина  Вольво йөк автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт вакыйгасында җиңел автомобильнең балигъ булмаган пассажиры – 15 яшьлек малай зыян күрә.


Нет комментариев