Әлки районында булган юл-транспорт вакыйгасында бер кеше зыян күргән
Яңалыклар

Әлки районында булган юл-транспорт вакыйгасында бер кеше зыян күргән

Кагыйдә бозу яхшыга илтми

Бу атнаның дүшәмбесендә Юхмачы һәм Апак авыллары арасында булган автомобиль авариясендә бер кеше зыян күрде.

Юл-транспорт вакыйгасы 14.10 сәгать тирәсендә була. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, Алексеевск юнәлешендә баручы ВАЗ-2112 автомашинасы йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, хәвефсез дистанция сайламый. Шуның аркасында автомобиль шул ук юнәлештә каршы як хәрәкәт полосасыннан баручы ВАЗ-21102 машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә  ике транспорт чарасы да  юл читенә төшеп капланалар.

Авариядә ВАЗ-2112 автомашинасы пассажиры тән җәрәхәтләре ала.


Нет комментариев