Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел мәктәп ярминкәсе буламы?

.

“Һәр елны август азагында район үзәгендә мәктәп ярминкәсе була иде. Анда халык  мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган бакча сыйлары, сөт-каймак кебек нигъмәтләрне зур булмаган бәядән сатып алды. Быел мондый ярминкә үткәрелер микән?”

Газета укучылар шундый сорау белән “Әлки хәбәрләре” редакциясенә мөрәҗәгать итте.

Укучыбыз соравына район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева болай җавап бирде:

–Быел да район мәктәпләре үз участокларында күп төрле яшелчәләрне мул үстерделәр. Бакча җиләге уңышы да яхшы булды. Кайбер  мәктәпләр мунча себеркесе, дару үләннәре җыеп киптерделәр. Бер сүз белән әйткәндә, коллективларның ярминкәгә сатуга чыгарырлык товарлары җитәрлек. Ел да мәктәп ярминкәсе укытучыларның август конференциясе көнендә уза иде. Быел район педагогларының зур педсоветын 27 августта үткәрү күздә тотыла. Конференциянең пленар утырышы гына булачак, секция эшләре планлаштырылмый.

Мәктәп ярминкәсенең булу-булмавы әлегә төгәл билгеле түгел. Бу хакта мәгълүмат булуга өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев