Әлки районында өч кеше хаҗга барырга җыена
Яңалыклар

Әлки районында өч кеше хаҗга барырга җыена

Районыбызда быел өч кеше хаҗга җыена.

Мәгълүм булганча, хаҗ кылу исламның биш төп баганасының берсе. Хаҗга бер юлламаны районга Татарстан Диния нәзарәте бүләк иткән. Ике райондашыбыз исә изге сәфәргә үз хисапларына бара. Алар Согуд Гарәбстанына июль азагында китәчәкләр.

 


Нет комментариев