Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чәчеләсе орлыкның 80 процентка якыны югары сыйфатлы

Райондагы эре предприятиеләр – “ВостокЗернопродукт” филиаллары, “Хузангай” җәмгыяте быел үз кырларына 70-80 процент орлыкны югары репродукциялесен һәм элита сортлысын чәчә.

Республика Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә язгы чәчүдә кулланыласы орлыкның сыйфаты турында җитди сүз барды. Татарстан кырларында башлыча әйбәт сортлы орлык чәчеләчәк. Бу мәсьәләдә аксаган, орлыкны яхшыртуга игътибары җитмәгән районнар тәнкыйтькә алынды.

“Россельхозцентр”ның район филиалы җитәкчесе Рафик Сафин әйтүенчә, соңгы ике елда бездә орлыкның сыйфатына мөнәсәбәт бигрәк тә  үзгәрде. Аеруча “Хузангай” җәмгыяте бары югары репродукцияле, регионлаштырылган орлыклар запасы булдырды, ди белгеч. Аларда товарлы бөртек 2-3 процент кына калган. Шуңа бу хуҗалык чәчелгән мәйданнар өчен хөкүмәттән тулы күләмдә субсидия алачак.

“ВостокЗернопродукт”ның Базарлы Матак орлык заводы да елдан-ел сыйфатлырак чәчүлек материалы җитештерә. Завод инде тулы куәткә эшли. Биредә орлык материалына инкрустация үткәреп, үзләренең хуҗалыкларына тараталар.

Бу ике эре предприятие дә “Россельхозцентр” аша орлыкның сыйфатын даими тикшереп торалар.

“Яшь көч” җәмгыяте дә, авырлык белән булса да, сыйфатлы орлык белән запасланырга тырыша. Дөрес, биредә товарлы орлык 20 процент тирәсе бар әле.

Ә менә фермер хуҗалыкларында орлыкның сыйфаты турында чын-чынлап кайгырту юк әле. Күп очракта алар чәчүлекнең чүплелеген, аның нинди чирләр белән зарарланган булу ихтималын да “Россельхозцентр” аша тикшертмичә чәчәләр. Орлыкка мондый караш булу аркасында  фермерлар дәүләт субсидиясенә дә өмет итә алмыйлар.

Рафик Сафин быел уҗымнарның торышы бик әйбәт булуын әйтә. Югалтулар 5-7 проценттан артмый, бу норма, ди ул.

Уҗымнарның вегетациясенә кадәр үзвакытында ашламалар кертелде, аерым гектарларда гына эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев