Әлки районында “Чиста урманнар” акциясе үткәрелде
1179
0
Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре берничә атна рәттән “Чиста урманнар” акциясе үткәрделәр.
Хуҗалыкларындагы тиресне, көнкүреш калдыкларын урманга, посадкаларга илтеп түгүче намуссыз бәндәләр бар әле. Урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, акция вакытында рейдлар үткәреп, алар байтак шундый чүплекләрне ачыклаганнар. Табигатьтә ял итеп, чүп-чарларын җыештырмыйча калдыручылар да шактый. Мондый чүплекләрнең күп өлешен полиэтилен савытлар һәм пакетлар тәшкил итә. Ә бу материал туфракта йөз елга якын черемичә саклана. Димәк, ул шул дәвердә туфракны һәм һаваны пычратып торачак. Акция барышында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Яшь имәннәр” лагере тирәсендәге урманнарны чүп-чардан арындырганнар.
Райондашлар! Урманнарны чүпләмик әле. Алар бит җир-ананың үпкәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев