Әлки районында инвалидларны сөендергәннәр
Күптән түгел “Шәфкатьлелек” акциясе кысаларында Юхмачыда яшәүче Арина Петровага һәм Аида Миншәһиевага бүләк тапшырганнар.
Хәзер инде аларның хыяллары тормышка ашкан: Аринага кыйммәтле ноутбук, Аидага электр ярдәмендә эшләүче инвалид коляскасы бүләк иткәннәр.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәи инвалидлар йортында гомер итүчеләр дә игътибарсыз калмаган – биредә җәмгысе 25 мең сум торган ике заманча су колерлары урнаштырылган. Әлеге бүләкләрнең гомуми бәясе 152 мең сумнан артып киткән. Аларны Хәйруллин иганәчелек фонды сатып алган (җитәкчесе – “Кызыл Шәрык” компанияләре төркеме” җәмгыяте директоры Адель Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев