Якшәмбе – 1 июньдә Базарлы Матакның Үзәк мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышлап зур бәйрәм үткәрелде.
Парк иртәдән кечкенәләр чыр-чуына күмелде: малайлар-кызлар һава белән күпертелгән батутта сикерештеләр, спорт җиһазларында кайсы атынып, кайсы тартылып көч арттырдылар. Балалар иҗаты йорты педагоглары уеннар оештырдылар. Яшь рәссамнар паркның иң тыныч почмагында дөньяларын онытып рәсем ясадылар. Паркта туңдырма, уенчык сатучылар да бар иде. Ә парк сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Бүген планетабыз хуҗалары – балалар!” дигән тамаша күрсәттеләр.
Балалар бәйрәмнәре күп кенә авылларда да үткәрелде.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев