Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирус йоктыру очраклары юк

.

Районда коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары юк.

Бу хакта районның баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бездә инде чит илләрдән кайтып карантинда торучылар юк. Соңгы вакытта районга Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән кайтучылар булган. Шундыйларның өчесе әле карантинда табиб күзәтүе астында тора.

Алдарак инде язганыбызча, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе поликлиникасы карантин режимында эшли. Диспансерлаштыру, планлы кабул итүләр вакытлыча туктатылган. Бары тик көчле авыртулар булса гына поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. ОРВИ симптомнары, югары температура булган очракта өйдән чыкмаска, 20-1-03 (ашыгыч ярдәм), 20-8-59 (поликлиника регистратурасы) номерлары буенча шылтыратып өйгә табиб чакырту зарур. Авылларда яшәүчеләр мондый очракта фельдшерга мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Тормыш булгач, салкын тидереп авыру, температура күтәрелү очраклары да булып тора. Аларны ничек дәвалыйлар? Баш табиб урынбасары аңлатуынча, мондый чирләр җиңелчә узганда  пациент медицина хезмәткәре күзәтүе астында өйдә дәвалана. Билгеле, үзизоляция режимы төгәл сакланырга тиеш. Әгәр дәвалап торып та  авыруның хәле уңайланмаса, температурасы төшмәсә, пациентны хастаханәгә салалар.

–Бүген район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә пневмония (үпкә ялкынсыну) диагнозы белән ике пациент ята. Алар коронавирус инфекциясенә тикшерелеп тора. Берсенең ике анализы да инфекция булмауны күрсәтте. Икенчесенең анализ нәтиҗәләре әлегә кайтып җитмәгән,–ди Эма Шәйхетдинова.

–Районда коронавирус очрагы ачыкланса, андый авырулар кайда дәваланачак?

–Covid-19 диагнозы расланган очракта, мондый пациентлар Чистай шәһәренә юлланачак. Кама аръягы районнары өчен анда авыруны дәвалау өчен барлык тиешле шартлар тудырылган хастаханә җиһазландырылды.

–Эма Арсеновна, әлкилеләргә нинди киңәшләрегезне  җиткерер идегез?

–Мәгълүм булганча, куркыныч инфекциянең таралуын чикләү өчен бихисап чаралар күрелә. Безнең районда да вәзгыять контроль астында. Ашыгыч ярдәм хезмәте, табиблар тиешле әзерлектә. Бүген иң мөһиме – һәркемнең үзизоляция таләпләрен,  табиблар киңәшләрен төгәл үтәве. Өйдә торыгыз, аралашуларны чикләгез. Кулларны сабын белән ешрак җентекләп юарга, эш урыннарын, гаджетларны дизенфекция чаралары белән эшкәртергә, медицина битлеге кияргә кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә, хроник чире булганнарга бигрәк тә сак булу зарур. Төрле уйдырмалар таратучыларның сүзләренә ышанмагыз. Дөрес  мәгълүмат бары тик беренчел чыганакларда, табибларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев