250 мең сум – күрше Спас районыннан безнең урманнарга килеп кабан атып алган өчен берәү әнә шундый сумма штраф түләгән.
Кыр кәҗәсе атып алган ә браконьер-әлкилегә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Хайваннар дөньясына аның тарафыннан салынган зыянны 150 мең сумга бәяләргә мөмкиннәр.
Тагын бер законсыз ау очрагын хокук саклау органнары тикшерә.
Болар турында биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов хәбәр итте.
–Законсыз сунарчылыкка каршы чараларның кырыслануына, штрафлар күләменең арттырылуына карамастан, хайваннар дөньясына зыян салырга маташучылар әлегәчә очрап тора,–дип ассызыклады җитәкче.
Бу елның 10 аенда гына да аучылык өлкәсендә 12 закон бозу ачыкланган.
Нет комментариев